60 яшькә үз - үземә теләк

 

Белми калдым 60 яшь җиткәнен, Сизмәдем мин гомерем үткәнен. Күрми калдым яшьлек бәхетемнең, Саубуллашмый узып киткәнен.

Дөньяда мин әллә яшәдемме, Өллә инде мәрткә киттемме, Тормышымның авырлыгын чигеп Интекләнеп арып беттемме?

Әллә миндә яшьлек булмаганмы, Шатлыгымны искә алалмыйм. Гомерем үтте кайгы, хәсрәт белән, Алда тыныч тормыш табалмыйм.

Язып үтим үткән тормышымны Яшьләрем тулса да күземә. 60 яшем   котлап шигырь язам, Теләк теләп үзем - үземә.

 

8 март, 1992

 

 

Хәтерләмим

 

Хәтерләмим минем тормышымда Нинди шатлык көннәр булганын. Тик жәлләмим яшьлек гомеремнең, Әкрен генә ялгыз узганын.

Гомерем буе авыр эшләр эшләп, Чәй дә эчми идем күз яшьсез. Хәсрәтле һәм шатлыклы көнемне Үткәрә идем тик берялгыз.

Мин бәхәтсез дип әйтә алмыйм Ике кызым ялгыз башыма. Якты йолдызлар кебек елмаялар Оныкларым минем каршымда.

Бир ходаем ике кызыма да Рәхәт тормыш, бәхет бүләк ит. Оныкларым да бик бәхетле булсын; Рафик, Наил, Тимур, Булат.

Минем иң зур теләкләрем сезгә, Саулык, бәхет һәм озын гомер. Батырлар булып үсегез; Рафик, Наил, Тимур, Булат.

1986 ел

Әнием

Бишәү үстек әнкәм без синдә Тезелә идек такта сәкегә. Үргән чакын иде түшәкләр, Юрган иде сырган бишмәтләр.

Дүрт кыз бала идек әнкәйдә Төпчек кызы ятты бишектә. Сыйдык әнкәйнең кочагына, Ачлы - туклы үскән чагында.

Әйтә идең безгә әнкәем, Онытмаска авыр елларны. Билгә, җепкә бәйләп балтаны, Чаба идек барып елгынны.

Салкын көндә тәннәр ут яна Ярдәм итми сырган   бишмәтләр. Әнкәм суккалап аякларын, Җыя ул чапкан таякларын.

Онытма ди, кызым бу чакны, Кысып бәйләде дә кушакны. Күтәрде ул карлы биштәрне Җылытыр өчен салкын пичләрне.

Эштән кайткач, әйдә кызым, дип, Юлдаш булырсың, ди үземә. Мине киендергән чагында, Яшьләр тула иде күзенә.

 

февраль, 1997 ел

 

Измайлов Габбаз Ваис улына Әткәемә бәет

 

Әткәем зур   көрәшләрдә Беренче урын алган. Таза гәүдәле булганга, "Большой" дип аталган. Әткәемнең кушматы: "Пәхлеван Габбаз" булган. Такташ белән Минскийны Зурлап ул каршы алган. Каршы алып озатып калган 1928 елның көзендә. "Сөембикә" дип исем биргән, Иң яраткан кызына. Мин шатланам әткәемнең Көрәшче булганына. "Сөембикә" журналында Тарихта калганына. 1939 елның кышында Әткәем мәрхум бүлды. 1996 елда гына Батырлыгы беленде. Ике завод биш минутка Эшләрен туктаттылар. Әткәмне җирләгәдә, Туктаусыз кычкырттылар. Ике завод ике яктан Оркестрлар җибәргән. Һәм шулай ук биш балага Бик күп ярдәмнәр биргән.

 

Язам әткәем турында

Исмеңә әткәй горурланам, Горурланам батырлыгыңа. Таплар тидермичә көрәшкәнсең, Туган илнең матурлыгына. Аклар чолгап алгач крепостьны Тапкансың син юлны ярдәмгә. Паролең дә синең "болыпой" булган Атың белән Идел йөзгәнгә. Акларга каршы сугышып, Саратовка барып җиткәнсез. Ярдәмсез калганга күрәгенә -Гаскәр белән әсир төшкәнсез. Әсир төшкән кызыл гаскәрләрне Штык белән чәнчи барганнар. 11 нче кызыл гаскәрлене Шулай юк итәчәк булганнар. Әткәм чиратына әҗәл җиткәч, Штык сузып каршы килгәннәр, Пәхлеванның, таза көрәшченең Менә шунда көчен белгәннәр. Аклар яклы булган татар кеше Әткәемне тиз танып алган. Бу кеше безгә кирәк дип -Әткәемне санчастька озаткан. Әткәем бераз дәвалангач, Уйлана ул качу юлларын; Әсир төшкәннәрдән эзләп таба Үзе кебек батыр дусларын. Таң алдында, төнге салкын җилдә, Бозлар каткан Идел өстендә. Кырык җиде кеше җыелганнар Саратовның күпер астына. Аклар куып аткан яр читеннән, Менмәгәннәр алар күпер өстенә. Кырык җидедән җиде кеше чыккан

Калганнары бозлар астында. Өч ай буйлап кайта алар, Әстерханга кадәр җияүләп. Дүрт дусларын алар юлда күмә Хәлсезләнеп, авырып, бетләп.

 

Рәсемдә: әстерхан татарлары. Сулдан беренчесе әтием - Измайлов Габбаз.

 

Мансур иркәмә Бәетем

 

Мансур иркәм! Яшьли сөйгән идем, Гомер бергә матур үтәр дип. Авырсаң да, бер дә уйламадым, Мәңгелеккә ташлап китәр дип. Унтугыз ел көткән идем Исәпләнер әле иркәм дип. Больницалар буйлап йөри идем Гомер бергә матур үтәр дип. Ничә шулай бездә язмыш авыр Җәза биреп безне аерды? Сине кара җиргә күмеп куеп Мине өметемнән аерды.

Ничә болай иртә мәрхүм булдың, Гомерлеккә ялгыз калдырдың? Ямь табалмый ялгыз, дөньясыннан Сине сагышымнан авырдым. Авыруларым сине югалтудан, Больницага төштем сагыштан. Йөрәк авыруы шуннан булды -Ялгыз калгач матур тормыштан. Бик күп еллар узып бара инде, Ялгыз ут эчендә януга. Нинди генә җырлар җырласам да, Әрни йөрәк яшьли калуга

1976 ел

Мөнирә кызыма Бәетем

 

Алты яшьтән мин атасыз ятим үстем Ачлыкны да, юклыкны да күреп үттем. Яшьлегемнне бүләк иттем Мансурыма Калган гомеремне бирәм җан кызыма. Кызым, бәгърем, бик тә яшьли мәрхүм булдың Яшьлегеңдә рәхәт күрми дөнья куйдың. Мәңге сүнмәс ут кабыздың йөрәгемә, Ходаем кабул итмәде теләгемне. Хәсрәт күрер өчен генә туганмын мин, Минем бәхетсезлегемә охшадың син. Саулыгымны, гомеремне дә бирер идем-Синең өчен салкын гүргә дә керер идем. Балам, бәгърем, идең якты таң кояшы, Малаеңны ятим иттең бер ялгызын. Кызганычлы булган гомерең синең кызым-Рухларың шат булсыннар, җәннәт кошым. Минем өчен ямь калмады бу дөньяда Тиздән мине дә күмәрләр синең янга. Саулык, бәхет, тәүфик, озын гомер телим, Миннән яшьли калса әгәр, малаеңа.

1989 ел

Әниләрнең йөрәге

 

Күз яшьсез укып булмас иде Әгәр язсам әнием күргәнен. Бөтен дөнья киңлегенә тиңлим, Газиз әниемнең йөрәген.

Гомере буе авыр эшләп Без дүртебез идек башыңда. Балаларын адәм итәр өчен, Вәгъдә иде әнием каршында.

Бик киң булган йөрәк әниемдә Бик тә яшьли калды тол булып. Балаларым, җан балаларым дип, Үткәрде гомерен ул кол булып.

Авыр сугыш башлангач ук Улы да укырга китте. Доброволең ВВС улыннан Гомере буе хат көтте.

Көн дә эштән кайткан саен, Ул улыннан хат көтә. Хат булмагач, күрше почтальонга Хәбәр белергә китә.

Почтальонка Мария Михайловка Бик хәлсез тота үзен. Ул да бит сугышка озатты, Сөекле ике кызын.

Кызларыннан хат килмәсә, Яшь белән тутыра күзен. "Нам пишут Бибигайшә" дип, Тәмамлый моңлы сүзен.

Безнең әниләр күк, башка әниләр дә, Балалары өчен яшиләр. Тик сирәге, таш йөрәкләр генә Балаларын ташлап йөрделәр.

Андый әниләрне әни диеп Тел дә бармас иде әйтергә. Бала ташлаган әниләр Яталмасын тыныч кабердә.

 

 

Ак каеным

 

Ак каеным бөдрә яфракларың Йомшак җилдә җиргә иелә. Минем серне, күңел моңнарымны, Аңлашырсың төсле тоела.

Йөрәгемдә булган кайгыларны Синең белән генә серләшәм. Сагыш моңын аңлашырлар диеп Яфракларың белән сөйләшәм.

Ак каеным, янган сагыш утын Ңичек итеп күңлем сүндерсен. Мин "уф" диеп, сиңа сөялгәндә, Яфракларың шаулап бүлдерсен.

Ак каеным, син дә минем сыман Ялгыз гына шаулап үсәсең. Сагыш уты бик ялкынлы икән, Минем кебек янсаң, нишләрсең?

Ак каеным синең, зифалыкка Сокланам да, хәйрангә калам. Ялгызлыкны дәшми кичерәсең, Сиңа карап гыйбрәт алам.

1992 ел

 

Көздә

 

Моңлы урманда Кошлар тавышы, Көз көннәрендә Кышның сагышы.

Тирәкләр матур Төскә сырлана, Көз көннәрендә Күңел моңлана.

Китәләр кошлар Җылы якларга, Туган җирләрен Җәлләп ташларга.

Кырмыскалар да Кышка хәзерләр, Йокыга тала Төрле җәнлекләр.

1 февраль, 1998 ел

 

Картлык җиткәч

 

Иртә торып, йә алла, дип Битләреңне юасың. Сөбханалла, сизми калдым, Көн дә үтте, диясең.

Яшьлек үткәч йокылар да, Төннән көндезгә күчә. Чәчләр кар төсенә кереп, Биткә җыерчык төшә.

Көзге каршына бассаң Чәчләрең тараганда. Үзеңнен-үзең куркасың, Көзгегә караганда.

1980 ел

 

Больницада

 

Йә аллам, ничә әйләнсәм дә, Тирә-ягым тынлык, караңгы. Өллә кичерәм яңа тән уртасын, Өллә килеп җиткән таң алды?

Ничә әйләнсәм дә, таң атмаган, Тән уртасы килеп җиткәндер. Хөрмәт, рәхәт күрмәм, ахыры Рәхәт дигән нәрсә беткәндер?

Уф алла, дип ничек уйлансам да, Өмет килер якты нурым юк. Авырлыклар килсә, ялгыз кичерәм, Ярдәмгә кул сузар кешем юк.

1980

 

 

Операция көткәндә

 

Бу шигыремне С.М. Киров исемендәге больница­ның хирургия бүлеге профессоры Илдар Абдрахман улы Юсупов һәм бүлек мөдире Алексей Иванович Гвоздюкка, шунда эшләгән медицина хезмәткәрлә­ренә багышлыйм

Уфтанам да, ятам уң ягыма Күзләремне йомып моңланам. Түнгән башка ниләр генә иңми, Йокламыйча гына уянам.

Озак үтә көннәр больницада Төрле фикерләргә уралып. Зур операция көткән чакта, Әҗәл җитәме дип уйланып.

Аккошлардай булып ак халаттан Хирурглар обход ясыйлар. Алтын бармаклары белән эзләп -Сырхау тәнне кисеп ташлыйлар.

Елмаялар алар сиңа карап Курку газапларын таралтып. Рәхмәтләрем белән зур теләкләр Теләп калам сезне яратып.

Озын гомер, саулык, чиксез бәхет Теләп язам кәгазь юлына. Әҗәл капкасына якын идем Сәламәтләндем алар кулында.

23 февраль, 1999 ел

 

Барып укыйм "Дуслык" та

 

Кырыгике еллап хезмәт иттем Үткәрмәдем гомерем бушлыкта. Күңелем тулса утырып шигырь язам, Барып укыйм аны "Дуслык" та.

Авылдашлар күбесе мине мактый Кайсылары гөнаһым алалар. Әнә китте "Дуслыгына" диеп, Мыскыл итеп, көлеп калалар.

Кем дә белми минем йөрәмнең Утлы шар төсле әйләнгәнен. Кайгы - хәсрәт, шатлыклар да, Шул шигырьләргә бәйләнгәнен.

Кемнең йөрәгенә ут капмаган Ул белмидер кеше хәлләрен. Йөрәк түрендә сусыз гына, Ут эчендә янган гөлләрен.

Шигырь язам кәгазь битләренә Күздән кайнар яшь тама. Гомерлеккә минем йөрәгемдә, Түзә алмаслык утлар кабына.

Язган шигыремне укыйм диеп Йөрәгемне үксеп талдырам. Күңелемнән чыккан серләремне, Аңлагыз дип   язып калдырам.

1993 ел

 

Кремльдә бәйрәмдә

 

Безне зурлап Кремльгә китерделәр Чын татар киемнәрен кидерделәр. Баскычлардан әрле-бирле йөреттеләр, Падишаны каршыларга өйрәттеләр.

Без дә бардык балыкчылар бәйрәменә,

Чак кашырсың әгәр әйтсәм хәйрәненә.

Күбебезне яулык белән бәйләделәр,

Үзләре дә безнең белән әйләнделәр.   '

Кулыбызга зур бер таяк тоттырдылар, Җиргә куйган гөл чүлмәген ваттырдылар. Ваткан өчен ура дип кычкырдылар, Бүләк итеп кулга китап тоттырдылар.

Хәйрән калдым татарларның киемнәренә, Ак шәл, калфак, жарда камзул кигәненә. Итекләрдән сикереп-сикереп биегәненә, Уф-туф итеп тирен сөртә йөргәненә.

Безне татарны тотталар шыр каяшта, Микрофоннар, телевизор безгә кайда? Суга чумган тавык кебек тордык шунда, Тизрәк кенә кайтып китү иде уйда.

Микрофонда урыс белән калмык иде, Казак белән чиченнәргә бәйрәм булды. Татарларның тузан белән борны тулды, Бүләк өчен көне буе биеп туйды.

1989

 

Язлар җиткәч

 

Язлар белән аккашлар да

Туган якларына кайталар.

Кошлар киткән юлдан күзем алмыйм,

Минем моңны аңламый алар.

Аккошларга карап канатланам Туган илем диеп еракта. Булса идем минем канатларым Янмас иде шулай йөрәк тә.

Туган җирләр әле дә сагындыра Язлар белән бергә яшәреп. Хыял диңгезендә йөзәм бугай, Яшь чагымны искә төшереп.

 

 

Ак күгәрчен ялгыз күктә

 

Ак күгәрчен уйнап оча Төшәр микән ул түбән, Әллә парын эзми микән, Ялгызы зәңгәр күктән?

Күгәрченем син ник ялгыз, Очасың зәңгәр күктә? Күңелләрем канатлана Карап синең кебеккә.

Канатларың талмыйм микән Йөзеп ак болытлараны, Әллә искә аласыңмы. Бәхетле минутларны?

Ак күгәрчен талма, уйна Ялгызлыгыңны оныт. Күңелеңә юлдаш булсын, Зәңгәр күктә ак болып.

10 февраль, 1998 ел

 

Салкын чишмә суларында

 

 

Челтерәп аккан чишмәнең Тавышын тыңлар идем, Моңларымны кушып аңа Кычкырып җырлар идем.

Салкын чишмә суын эчсәң Йөрәк сүрелә диләр, Сагыш утының чырасы Сүнми үрелә диләр.

Салкын чишмә суын алдым Тутырып учыма. Суга карап хәйран булдым, Гомерем узышына.

Салкын чишмәләргә төшеп, Юдым кул-битләремне. Ал ходаем сагыш утын, Кабул ит теләгемне.

Гөрләп ага чишмә суы Ак күбекләрне куып. Йөрәгемдәге сагышлар, Аксын шул күбек булып.

1993 ел

 

 

Йолдызлар еракта-еракта

 

Йолдызлар тупланган еракта. Нурлары чайкала йөрәктә. Ярату   серләрен яңартып, Иркәләп яшәүләр кирәк тә

Кушымта:

Болытлар биектә-биектә, Хыяллар болыттай йөзәргә. Сагышның канатын назлатып Бәхетнең йолдызын эзләргә.

Йолдызлар еракта-еракта

Күрешү өмете йөрәктә. Күңелләр сөенеп ашкына Мәхәббәт нурында йөзәргә. Кушымта:

Йолдызлар еракта-еракта, Болытлар биектә-биектә. Хыялар болыттай йөзәргә, Бәхетнең йолдызын эзләргә.

Йолдызлар тупланган еракта

Җырларның моңнарын бизәргә. Сагышны йомгаклау кирәкмәс, Йөрәкнең үзәген өзәргә.

Кушымта:

Йолдызлар еракта-еракта Болытлар биектә-ьиектә. Хыяллар болыттай йөзәргә, Бәхетнең йолдызын эзләргә.

23 декабрь, 1996 ел

 

 

 

Көзге сәреннәр*

 

 

Алтын яфраклар Тибрәлә җилдә, Теләр теләмәс Төшәләр ж,иргә.

Көз дә ашкынып Кышны каршылый, Рәхмәтен әйтеп Яңгыр тамчылый.

Күкны кызарта Кояш нурлары, Бәхилләшкән күк Кошлар сайравы.

Айның шәүләсе Төшә күлләргә, Җилдә тибрәлә Шиңгән гөлләр дә.

Көзге сәрендә Сулар тонлана, Сары, кызылга Урман буяла.

Җәйдән соң көзне Мактавы моңлы, Моңлы кичләрдә Сагынырбыз язны.

1992 ел

*Сәрен- әстерхан диалектында, җиләс һава

 

 

 

Яз килде

 

 

Бүген беренче март көне Күңелләрдә дәрт көне. Кояшның көлгән нурында, Кар эри көне-төне.

Бүген шатлыклар күңелдә, Яз көннәре башланды. Аяктагы итекләр дә, Озак вакытка ташланды.

Өстән төште толыплар, Үтте кышкы сагышлар. Яз килүгә шатланышып, Сайрый һавада кошлар.

Яз башланды бүгеннән, Баш бушады бүректән. Кошлардай сайрыйсы килә, Шундай матур күренештән.

Әйдәгез, язны хуплыек, Моң сагыштан бушыек. Гел   яхшылыкларны уйлап, Яшәү өчен тырышыек.

 

 

Гомерләр нигә уза?

 

 

Кашым кара, күзем кара, Ничә чәчем агара? Чәчне каралтырга идем, Гомерем узып бара.

Яшь чагымда гомеремнең Узганын уйламадым. Балалар үстергән чакта, Йокыга да туймадым.

Гомер дигән туктамый ул Сәгать туктап калса да. Картлык үзенекен итә, Нихәтле буялсаң да.

 

 

 

 

 

 

 

Уйлар

 

 

Күңел тарлана, уйлар барлана. Язып бара дип, кәгазь зарлана.

Килә уйларга төрле фикерләр. Күп язасың дип кулларым тирги.

Язам да сызам, кулларым тала. Шулай да каләм үз юлын ала.

 

Рәсемдә: «Дуслык» җәмгыятенең 10 еллык бәйрәме. 1999 ел, апрель.

Сәхнәдә ветераннар, сулдан унга: Ухъяр Измайлов, София Низамет-

динова, Сөембикә Досаева, Җәүдәт Фатхуллин, Наилә Потеева

 

 

 

   

Әстерхан  Сююмбикесе

(Сююмбикэ Габбазовна Досаева)

ЗОВ ДУШИ

Сборник стихов на татарском языке.

Ответственный за выпуск общество татарской национальной культуры "Дуслык".

Подготовила к печати Н.Ш. Потеева

Художественное оформление обложки

С.И. Сармульдиева

Компьютерный набор и верстка редакции газеты "Идель"

 

 

 

Отпечатано в «Издательстве НОВА»

г. Астрахань, ул. Ак. Королева, 26,

тел.: 22-45-45,30-32-32.

Формат 1/16. Гарнитура Таtar Асаdemу.

Тираж 500 экз.

 

 

[Вернуться]

 

 

 

Hosted by uCoz