Туган авылым

Канган минем

 

 

Якын да   соң күнелләргә Әстерхан дигән кала. Туып үскән авылкаем -Канга дип атала.

 

Агач өйләр, кечкәнә кәтеләрдә Яшәүчеләр татарлар иде. Канга суы буйларында, Зур бакчалар бар иде.

 

Шул бакчалар арасында Кошлар сайрый иде. Алма җыйган чакларында, Кызлар да җырлый иде.

 

Мәчет, күпер, каланча да, Трибуналар иде агачтан. Бәйрәмнәрдә көрәш була иде, Атлар тирли иде ярыштан.

 

Сугыш дигән хәбәр каплап алды Туган Кангамның йөзен. Халкыбыз китте   сугышка, Бөек Ватаныбыз өчен.

 

Авылым сугышка озатты Егетләр, батырларын. Елап озатты яшь кызларын, Баласыз хатыннарын.

 

28 нче Армия солдатлары Авыл бакчасында тордылар. Бөтен булган агач - тирәкләрне, Кисеп мичкә яктылар.

 

Сугыш чыккан батальонга Авылдашлар өйләр бирделәр. Ә үзләре балалары белән. Сыер абзарында кунып йөрделәр.

Авылыбызда ике кое иде Саклый иде аны сакчылар. Авыл коймалары бетә төшкәч, Баш казыклар китереп яктылар.

Авылыбызда сугыш булмаса да, Күрдек нефтебазлар   янганын. Чыгарга да куркып орылардан, Ашсыз-сусыз халык ятканын.

Фашист летчиклары   бомбаларын Кая эләкте шунда ташлады. Шартламаган фашист бомбасына, Авыл малайлары шартлады.

Зениткалар күккә аткан чакта Осколкалар сызгыртып очты. Тревогалар үкереп   кычкыртканда, Туган авылым Кангам тончыкты.

Ачлыкны да, юклыкны да Туган авыл күп күрде. Әсир төшкән фашист солдатлары, Изге җирне таптап күп йөрде.

Үзем язам, күздән яшьләр тама, Каләм яза алмый кулымда. Безнең өчен шәһит киткәннәргә Һәйкәлләре дә юк авылымда.

 

Әстерханым минем

Туган илем минем торган җирем Үскән калам минем Әстерхан. Мәйданында матур чәчәкләрең-Һич ким түгел хәтфә паластан.

Фонтаннарың ата күккә төбәп, Төтен төсле төшә таралып. Өянкеләр җырлашалар сыман, Фонтан көйләренә шатланып.

Идел буйларында аккошлардай Ап-ак параходлар тезелгән. Акчарлаклар дулкын өсләрендә, Рәсемдәге кебек бизәлгән.

Утраулар да бары матур төсле Яшел тирәкләрга күмелгән. Поезлар, төрле машиналар, Шаулап үтә тимер күпердән.

Киң урамнар, һәрбер баганада Якты лампочкалар куелган. Вак күперләр төрле, матур төскә, Салават күпередәй буялган.

Идел дулкыннары ярга бәрелә Үзйөрешле көймә узганда. Дулкыннарга каршы кошлар йөзә, Кояш нурларында кызганга.

Идел вокзалына барсан әгәр, Саф һавасы сеңә йөрәккә. Күл буендагы аккошларга, Күз сөенә карап бигрәк тә.

Диңгез буйларына Идел тармаклары Тар елгалар булып җәелгән. Куе камыш, суы көзге сыман-Төрле кошлар шунда җыелган.

Идел суы белән диңгез суы Ис китәрлек бергә кушыла. Зәңгәр   һәм   сары төсле   булып, Каршы агып төпкә ишелә.

Зур яфраклар якын җибәрмиләр Алсу чәчәкләре янына. Лотос чәчәкләрен таңда күрсәң, Күңелләргә дәртләр кабына.

Киң яфраклар тонык су өстендә Сабаклары күренә сайлыкта. Зур-зур алсу лотос чәчәкләре, Сөенәләр дөнья барлыкка.

Тар елгада, көмеш төсле суда Ак чәчәкләр өскә үрелгән. Суның төбе кара челим белән, Катлы-катлы булып күмелгән.

Карап торсаң, дөньяң онытасың Төштә җәннәт сыман күрәсең. Төрле зур балыклар арасында, Үзең йөзгән кебек буласың.

Язып булмый күргән матурлыкны Шундадыр дим дөнья җәннәте. Әстерханым минем - туган җирем, Синдә икән тормыш рәхәте.

 

 

Шәһәрем бәйрәменә

Туган илем һавасында Алсуланып атсын таң. Алтын нурларга күмелеп, Балкып торсын Әстерхан.

Әстерханым туган җирем Синдә тормыш рәхәте. Төрле милләт тыныч яши,-Шулдыр дөнья җәннәте.

Изге исмең - АЛТЫН УРДА, Иделең - көмеш дага. Үзе эшчән, тырыш халыклар Байлыгыңда дан ала.

Әстерханымның чигендә Диңгез иркен ял итсен. Зәңгәр күктә кояш көлсен, Ай да сөенеп баесын.

Кангам минем

Балачакта ишетелә иде "Без Кангадан" дигән сүзләре. "Канга" дигән сүздән каныбызда, Сызылып калды шатлык эзләре.

Канган минем синең кочагында Үткәрдем мин яшьлек чагымны. Яшьлегемнең гүзәл матурлыгын, Сиңа тиңләп язам шигыремне.

Кангам минем,    синең исемеңне Ике төрле итеп әйтәләр. "Кучергановка"   дип әйтсәләр дә, "Күңелләргә дәртләр кертәләр.

 

Матур өйләр синдә төзелгәннәр Көмеш дигән елгаң буенда. Мәхәббәтләр һәм бәхетләр туа, Кучергановкабыз куенында.

Төрле милләт үз телендә Иркенләнеп җырларын җырлый. Кучергановкабыз тормышында, Рәхәтләнеп халкыбыз гөрли.

Күл өстендә матур ак чәчәкләр

Күл өстендә матур ак чәчәкләр Дулкынлана җиләс җилләрдә. Саф һавага рәхмәтләрен әйтеп, Шатланалар сәрен   көннәргә.

Күл өстәндә матур ак чәчәкләр Озын сабаклары күлләрдә. Киң яфраклар иркәли чәчәген, Ай шәүләсе төшкән төннәрдә.

Күл өстендә матур ак чәчәкләр Дәртләндерә безнең күңелне. Куенынңа кочып, чәчләремнән сыйпап, Иркәлисең килә түгелме?

Су өстендә матур ак чәчәкләр Тамырлары күренә тирәндә. Мин дә шулай иркәлисем килә, Синең яннарыңа килгәндә.

 

 

Кангамда

Үтте минем ямьле балачагым Яшьлек - матур чагым Кангамда. Кангамдагы яшьли сөйгәнемне, Алмаштыра алмый кемгә дә.

Яшьлегем, сөйгәнем сезне тиңлим, Туып үскән авылым Кангага. Көннәр буе күз алдымда саклыйм, Сагынып көтәм алсу таңда да.

Әзгә генә аерылганда да Озатып каламын авылымда. Кайларда йөрсәм дә син уемда, Елмаеп торасың уемда.

Туганнарым сезне дә сагынам Талпынамын синең янга да. Синсез җаннарыма урын тапмыйм, Туып үскән авылым Кангада.

Туган авылым минем Кангам

Туган авылым минем Кангам, Хисле серләр синең үзәктә. Тапланмасын мәңге изге җирең, Тарихың зур инде бигрәк тә.

Туган авылым минем Кангам, Басуларым, арба юлларым. Синдә үсте минем яшьлек гөлем, Ялкынланган серле уйларым.

Кангам минем синең изге җирдә, Асыл тамырларың яшәсен. Яшьләреңә бир юл һәм бердәмлек, Киптермичә яшьлек чишмәсен.

 

Әстерханның байлыгы

Аракысыз исерәбез Тышка чыксаң таң белән. Күкерт исенә түлибез, Бавырдагы кан белән.

Шәһәребез безнең бай Туяр өчен кесә сай. Баскунчакның күлләрендә, Тозда үсми сөт, ит, май.

Кызыл балыкның төрлесе Саратов базарында. Мең сумга бер шүкә пешә, Әстерхан казанында.

Әстерханның табигый газын Чит илләргә озаталар. Әшәке һавасын өстәп, Безнең пичкә саталар.

Күкертле газ һавасында Яшелчә үстерәбез. Инфаркт, рак һәм холера Каян килгән диябез?

Тиздән инде диңгезебез Атомлы була башлар. Лотос, җәннек, төрле кошлар, Рәнҗеп күлләрен ташлар.

Аксарайның байлыгына Куштык бөтен саулыкны. Кызыл түбә тиз яшерә, Биткә япкан яулыкны.

Иделкәем

Иделкәем акканыңа баксам, Күңелемдә уйлар тарала. Дулкыннарың сәлам әйткән төсле, Ярга бәрелеп җемелдәп ала.

Иделкәем синең ярларыңда, Карап сокланырга яратам. Эчтән генә серләремне сөйләп, Булган кайгыларым таратам.

Кызынганда синең туфрагыңда, Таптый идек ямьле буеңны. Көянтәләп, чиләкләрдә ташып, Эчә идек тәмле суыңны.

Авыр ачлык, сугыш елларында, Ачтан үтермәдең халкыңны. Син ашаттың тәмле чилимыңны, Жәлләмәдең төрле балыгыңны.

Иделкәем, син дә минем сыман, Картайдың да ахры, тарайдың. Замананың бозыклыгын алып, Тәмсезләнеп, суың саярттың.

 

 

Туган    телдә

Яхшы мәктәпләрдә укый Илебезнең төрле җенесе. "Әткәй-әткәй" дип әйтә алмый, Туган телдә алар күбесе.

Укымагач туган телебезне, Сирәк сөйли әти-әниләр. Ләкин туган телне оныттырмый, Укып сөйли бабай-әбиләр.

 

Төрле телдә, төрле матур көйгә, Җырлап шаулый авыл, каласы. Урыс-ага, казах - эне аңа, Якын туган - татар баласы.

Авызберлек белән без яшәсәк, Кузгатмасак дөнья гаугасын. Саулыгыбыз өчен саф йотарбыз, Илебезнең тәмле һавасын.

Тыныч кына яшик илебездә Күрмик инде дөнья давылын. Кояш кебек һәрчак балкып торсын, Туган илем - туган авылым.

 

 

[Вернуться]

 

 

 

Hosted by uCoz