Астраханские татары

Әстерхан чиркәүләре нигезендә татар тарихы

кайту

Шушы көннәрдә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Әстерхан өлкәсеннән кайтты. Ул Алтын Урда дәүләтенең башкаласы Сарай Бату шәһәре хәрабәләрендә, борынгы Хаҗи Тарханның тарихи җирләрендә, Әстерханның Тукай, Такташ, Җәлил белән бәйле урыннарында булды. Шул сәяхәт турында аның белән әңгәмә кордым.

– Фәүзия ханым, Әстерханга баруыгызның максаты нидән гыйбарәт иде?

– Беренчедән, тарихны өйрәнүче кеше һәм язучы буларак мине борынгы тарихи урыннар һәрвакыт кызыксындыра. Әстерхан җирендә Алтын Урданың борынгы башкаласы урнашкан, өлкә 20нче гасырда татар милли мәгарифендә һәм мәдәниятендә әһәмиятле урын тоткан. Икенчедән, соңгы вакытта татар милли хәрәкәтеннән бик күп шикаятьләр килә башлады. Анда “Дуслык” оешмасы җитәкчесе Әстерхан шәһәрендә милли хәрәкәткә нигез салган, бу төбәктә татар мәктәпләре, ансамбльләр оештырган кешеләрне эзәрлекли, судка бирә. Бу татар халкы өчен хурлыклы күренеш. Боларны күреп мин Сөембикә, Шаһгалиләр бүген дә бар икән дип уйладым.

– Әстерханда милли хәрәкәт вәкилләре шулай итеп судлашып кына йөриме? Әллә татар өчен файдалы эшләр дә башкаралармы?

– Анда да, бездәге кебек, 1990 елларда милли хәрәкәт бик актив эшләгән. 24 мәктәптә татар теле укытылган. Педагогия училищесының татар бүлеген 20шәр кеше тәмамлаган. “Яшьлек”, “Умырзая” ансамбльләре эшләгән, “Идел” газетасы нәшер ителгән. Ә милли хәрәкәткә очраклы кешеләр килгәч, татар теле 2 мәктәптә генә укытыла башлаган. Ансамбльләр таралган, татар газетасы сайлау листовкасына әйләнгән.

Бүгенге көндә “Сөембикә”, “Хаҗи Тархан” оешмалары яңадан күтәрелергә тырышалар. Алар Әстерханда татар гимназиясе, педагогия институтында татар бүлеге, ханнар музее ачарга, авылларда үзләренең оешмаларының бүлекчәләрен булдырырга телиләр. Әмма суд бу эшләрне бик нык тоткарлаган.

– Әстерханда милләттәшләребезнең таянырлык кешеләре бармы? Бөтендөнья татар конгрессы милли хәрәкәттәге низагларны беләме?

– Әстерханда зыялы, акыллы татарлар бар. Әмма анда милләттәшләребез күбрәк нугайларның “Берлек” оешмасына сыеналар. Аларга күбрәк төрки халыклар ярдәм итә. Милли хәрәкәт вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Тик конгресс милләттәшләребезне эзәрлекләүче “Дуслык” оешмасы ягында. Чөнки аның җитәкчесе – Бөтендөнья татар конгрессының ревизия комиссиясе рәисе.

– Фәүзия ханым, Әстерхан каласының татар тарихында тоткан урыны турында да сөйләгез әле?

– Бу – Иделнең Каспий диңгезенә коя торган урыны – безнең өчен тарихи әһәмияткә ия булган кадерле, изге җирләр. Заманында Кубрат хан балалары шунда күчкән. Скиф, хун бабаларыбыз шунда яшәгән. 732 елда пәйгамбәребез Мөхәммәт Галәйһиссәлам сәхабәләреннән мондагы халык ислам динен кабул иткән. Хазар каганаты да биредә булган. Алтын Урда чорына әйләнеп кайтсак, 1242-1246 елларда Батый хан аның башкаласын Әстерхан тирәсенә, Актүбә елгасы янындагы кырга күчерә. Әстерханнан Волгоград ягына таба 150 чакрым ераклыкта аның икенче башкаласы була. Соңгысы Волгоград шәһәре тирәсендә.

Сарай Бату шәһәре исә Алтын Урданың иң данлыклы чорында идарә итә. Ә хәзер бу җирләрдә дала. Элеккеге шәһәр урыны – 15 километрга сузылган кыр. Элек биредә 75 мең кеше яшәгән. Ул вакытта Римда, Парижда 30 мең кеше яшәвен истә тотсаң, Сарай Бату дөньяда тиңе булмаган зур шәһәр булган. Монда Батый ханнан соң Бәрәкә, Үзбәк, Җанибәк хан идарә итә һәм җирләнә. Борынгы шагыйребез Сәиф Сараи шунда иҗат иткән.

– Хәзер ул Сарай Бату шәһәре урынында бернәрсә дә юкмы?

– Петр Беренче биредә Селитерный авылы төзетә. Биредә бик күп мал, кеше сөякләре була. Дары заводы ясап, шуларны яндырганнар. Бүгенге көндә бу авылда урыслар, казахлар, татарлар яши. Чиркәү бар, мәчет юк. Биредә беренче эш итеп мәчет төзетергә кирәк, милли хәрәкәт хәзер шуңа әзерләнә.

Сарай Бату җирләрендә археологлар казу эшләре алып баралар, ләкин бер җирдә дә татар язуы, татар булганлыгы турында мәгълүмат юк. “Алтын Урда” сүзе бар, татар сүзе юк. Моны хәтта Әстерхан музеенда да таба алмыйсың. Анда кочевник, монгол, яисә төркиләр дияргә мөмкиннәр, әмма татар гына юк. Мин шактый күп тетрәндергеч хәлләр белеп кайттым. Сарай Батуның хан сарайларын, мәчетләрен Әстерханга алып барып, 1558 елда Кремль төзеткәннәр. Халык сүзенә караганда, ул татар Кремле өстенә салынган. Ул вакытларда Идел суы Кремльгә хәтле җиткән. Су хәтта баш сөякләрен юып чыгарган. Чиркәү идәннәренә кабер ташлары салынган. Галимнәребез гарәпчә язылган мәчет ташларын күреп тә кайтканнар. Кыскасы, Әстерхан чиркәүләре нигезендә татар тарихы ята. Анда этнография музее да бар. Әмма музейга татар Сергач һәм Казан калфагы дигән сүзләр белән генә кергән. Биредә үзбәк, нугай, казах тарихы бар, безнеке генә юк.

– 20нче гасырдагы Әстерхан кайсы ягы белән үзенчәлекле?

– Ул чорда Әстерхан Ырынбур һәм Казаннан кала милли мәгариф өлкәсендә III урында булган. Ул бөтен Түбән Идел буена мәгърифәт нуры чәчкән. Биредә беренче татарча басма китап нәшер ителгән. Бу хакта галим Әбрар Кәримуллин язып калдырган. 1906-1914 елларда монда дистәләрчә татарча газета-журнал чыккан. “Идел”, “Прогресс дәлиле”, “Мизан”, “Халык” шундыйлардан. 1907 елда татар театры барлыкка килгән. Аннан “Вулкан” театры үскән. Мөселманнарның мәчетләре, даруханәләре, “Тияк” дигән оешып яши торган урыны булган. Биредәге “Кызыл Шәрык” бинасында татарча кинолар күрсәтелгән. 1928 елда шунда Һади Такташ эшчеләргә төнге сәгать 3кә кадәр үзенең әсәрләрен укыган. Мөхәррире Габдрахман Гомәри, җаваплы сәркатибе Сәгыйть Рәми булган “Идел” газетасына 1911 елда Тукай да килеп киткән.

– Әстерхан тирәсендәге авылларда да булгансыз икән. Андагы очрашулар нинди тәэсирләр калдырды?

– Бүгенге көндә дә татар теле укытыла торган Киләче авылында Сөембикә ханбикә нәселен дәвам итүче Зөлхәбирә Ишбирдиева белән очраштым. Ул КДУда укып, гомер буе укытучы булып эшләгән. Татар җанлы, милли хәрәкәтнең актив әгъзасы. Әмма үзенең нугай икәнен яшерми. Татар теле предмет буларак укытыла. Авылда мәчет бар. Яңа Болгар авылында исә татар теле укытылмый. Бу татар авылы исәпләнсә дә, биредә хәзер дагыстанлылар, урыслар, казахлар да яши. Халыкның бер өлеше ауларга ярамый торган мәрсин балыгын тотып, төрмәләргә эләгә, икенчеләре эчкечелек, наркоманлык белән шөгыльләнә. Урысча сөйләшәләр. Әлбәттә, бөтенесе дә андый түгел. Мәсәлән, заманында мәктәп директоры булып эшләгән, бүгенге фермер Шамил Сираҗетдин белән очрашу миндә җылы тәэсир калдырды. Ул авылы тарихы турында китап язган. Тарихны белә. Балчыктан эшләнгән әйберләр, бәетләр, мөнәҗәтләр җыя. Аңарда 4000 еллык борынгы чүлмәк бар. Шамил әфәнде татар тарихын барлау буенча күп көч куя.

– Әстерхан якларында татар тарихын торгызу өчен нишләргә кирәк? Казан андагы милләттәшләребезгә ничек ярдәм итә ала?

– Иң беренче чиратта музейда татар бүлеге ачарга кирәк. Хаҗи Тарханның борынгы тарихын торгызу зарур. 150 чакрымга сузылган ханнар каберлегенең исемнәрен барларга, Тияктә татар халкының мәшһүр кешеләре булган җирләргә истәлек такталары элергә кирәк. Әстерхан архивында татар тарихына бәйле материаллар, документлар күп икән. Шунда эшләү өчен Казаннан кешеләр җибәрергә кирәк. Татарча газета чыгарырга җыенучы милләттәшләребезгә компьютерлар белән ярдәм итә алабыз. Суд эшен төгәлләргә кирәк. Шунысы мөһим: Әстерхан проблемаларын хөкүмәт җитәкчеләре аңлый. Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиевага боларны сөйләгәч, ул: “Әстерхан безнең өчен стратегик урын”, – диде. Әйе, безгә аны югалтырга ярамый. Ул Уралның ике ягын, Чиләбе, Ырынбур өлкәсе, Кырымны берләштергән, ханнарыбыз дан тоткан урыннар.

– Әстерханда күргәннәрегез турында китап та язасыздыр?

– Алар документаль җирлеккә таянып языла торган “Алтын Урдам – Алтын җирем” дигән китапта урын алчак. Мондый тарихи китапларны язу авыр булса да, соңыннан канәгать калам. Чөнки бу безнең тарих, аны вакытында теркәп калырга кирәк.

Белешмә:

Әстерхан өлкәсендә 80 мең татар бар.

Аларның күпчелеге шәһәрдә яши.

Дистәдән артык татар авылы бар.

Әстерханда – 7, өлкәдә 30 мәчет эшли. &  

Әңгәмәдәш – З.ГАЛИМ.

  www.challi.ru

 кайту

 

©2004-2009 yillar.  "ӘsterxaN" - "Астрахань" при использовании материалов сайта,  ссылка обязательна Sarı Bolğar

Рейтинг астраханских ресурсов

 

Hosted by uCoz